Әлмәткә Аеклык көне кайтырга мөмкин
Элек илебездә Аеклык көне бар иде. Хәзер аны кабаттан кайтару турында уйланалар. Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Михаил Дегтярев федераль дәрәҗәдәге рәсми бәйрәм булдыру турындагы закон проекты әзерли. Бу көнне 11 сентябрьгә билгеләү күздә тотыла.
Депутат Аеклык көнендә ил күләмендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыюны кертергә тәкъдим итә, дип яза "Известия". Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган ел кулланылган исерткеч эчемлек бер кешегә 13,5 литр туры килгән. Россиядә алкоголизмнан интегүче 1,8 миллион кеше рәсми исәптә тора
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа