Әлмәт юлында куркыныч юл һәлакәте теркәлде [+ ФОТОЛАР]
Җәлил-Ленин урамнары киселешендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә Dodge һәм ВАЗ 2108 машиналарын йөртүчеләр, 3 пассажир авыр хәлдә шифаханәләргә озатылды.
Вакыйга шаһитлары сүзләренчә, ВАЗ-2108 машинасы хуҗасының салонда аяклары кысыла, шуңа да ул нык зыян күрә, аяклары сына.
Авария булган урында полиция хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа