Әлмәт юлында 7 яшьлек баланы машина бәрдерде
Юл һәлакәте 7 май көнне 16 сәгатьләрдә Чернышевский урамы, 41 нче йорт каршында була.
"Шкода-Октавия" машинасын йөртүче 1 нче сыйныф укучысы - 2006 елгы баланы бәрдерә. Кызчык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, җәяүлеләр өчен билгеләнмәгән урыннан юл аша чыгарга уйлый. Өстәвенә машина инде аңа якынайган була, янында озатып баручы өлкәннәр дә булмый.
Аны шунда ук медсанчастька озаталар.
Әлмәт полиция бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа