Әлмәт юлында 1960 елгы ир-атның гомере өзелгән
27 ноябрьдә иртәнге икеләр тирәсендә Казан-Оренбург автоюлында Әлмәттән Казанга таба хәрәкәт иткән NISSAN TIIDA машинасы руле артында булган 1960 елгы ир-ат (Казан кешесе) тизлек режимын боза һәм каршы як полосага чыга.
Ашыгу нәтиҗәсендә ГАЗ-3897 машинасына килеп бәрелә. Чит ил машинасы хуҗасы вакыйга булган урында ук җан бирә. ГАЗ-3897 машинасын йөртүче үзен табиблар караганнан соң медицина ярдәменнән баш тарткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа