Әлмәт таңнары

Әлмәт юлларында тагын фаҗигале үлем

Бүген иртән Шевченко урамы - Зарипов проспекты киселешендә Форд Фокус машинасы әйләнеп каплана.

Һәлакәт иртәнге 4 сәгать 45 минутта була. Шевченко урамыннан Форд Фокус автомобилендә хәрәкәт итүче 1982 елгы ир-егет тизлеген арттыру нәтиҗәсендә Зарипов проспектына борылганда бордюрга бәрелә, әйләнеп каплана һәм инерция нәтиҗәсендә кюветка оча. Нәтиҗәдә машина йөртүче һәм аның 1987 елгы пассажиры тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Руль артындагы егет реанимация бүлегендә җан бирә, дип хәбәр итә Әлмәт ЮХИДИ бүлеге.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: