Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре “клибы” Интернетны яулады

Җырлап та күрсәттеләр! Менә ичмасам күңелле яшиләр, җырлап эшлиләр - булдырдыгыз, егетләр! Безнекеләрнең "чыгышын" баш инспектор Рифкать Миңнеханов да бәяләде.

- Нишләп әле аларны җәзага тартырга? Җырлаганда юл йөрү кагыйдәсен бозмыйлар, куркынычсызлык каешы эләктерелгән, тизлекне дә арттырмыйлар. Роликны карадым, миңа ошады. Яхшы җырлаганнарын яратам. Ә алар, дөрестән дә, яхшы җырлады. Рәхәтләнеп көлдем дә, әлбәттә. Артистлык сәләтләре бар егетләрдә. Аларга сәхнәдә чыгыш ясарга кирәк.

Россия автомобильчеләр федерациясенең Татарстандагы җитәкчесе Рамил Хәйруллин да клипны бик ошаткан. Ул "артистлар"ның күңелле яшәвен билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса