Әлмәт таңнары

Әлмәт язучылар оешмасы: кичә, бүген, иртәгә

(Дәвамы. Башы газетаның 16 нчы санында) Кайчагында рухи тормыш өлкәсендә, мәдәнияттә кемнең өлеше мөһимрәк: бер атаклы фикерне тудырган зур мәгърифәтчеме, матур әсәрләр язган язучымы, әллә шул фикерне таратучы, китапларны укучыларга җиткерүче мөгаллимме дигән уй килә.

Әлмәттә яшәп иҗат итүче, 38 китап авторы Клара Булатова 50 ел төрле мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында ба- лаларга белем һәм тәрбия бирде. Мөслимдә яшәп иҗат итүче балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов 30 елдан артык мәк- тәптә укытты, директор вазифасын башкарды; язучы, 40 ка якын китап авторы язучы Альберт Хәсәнов озак еллар "Ватаным Татарстан" газетасының махсус хәбәрчесе булып эшләде; Әсгать Салах 34 елдан артык газетада журналист, ун елын "Әлмәт таңнары" газетасының мөхәррире булды; Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриев журналист булып хезмәт куйды; шагыйрь Таһир Шәмсуаров 40 ел мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирә; шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина нефть институтында әдәби кунакханә алып бара; шагыйрә Резеда Шәрипова - "Маяк" газетасы журналисты.
Мәктәптә, югары уку йортларында эшләмәсә дә шагыйрь, егермедән артык китап авторы Илдус Гыйләҗев - җир кешесе, безгә икмәк ашатучы. Зөфәр Дәүләтов - төзүче, матур китаплар белән беррәттән матур йортлар сала. Башка язучыларыбыз да, иҗади түгәрәкләргә йөрүчеләребез дә һәрберсе матур әсәрләр язу белән беррәттән, үзләренең дә, башка әдипләребезнең дә иҗатларын, фәнни эшләрен укучыларга җиткерүчеләр. Шуңа күрә, рухи тормышыбызда язучыларыбызның тормышы икеләтә, өчләтә дип, горурланып әйтер идем.
Хөкүмәт һәм әдәби җәмә- гатьчелек Әлмәт язучыларының җитди хезмәтен югары бәяләде һәм бәяли. Аларның күбесе орден, медальләр белән бүләк- ләнде. Барысы да диярлек Татарстанның атказанган мәдә- ният хезмәткәре, дүртесе Татар- станның атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәрен горур йөр- тәләр.
Гариф Ахунов, Гамил Афзал, Хисам Камалов, Мәхмүт Хәсә- нов, Марсель Зарипов, Равил Фәйзуллин, Фоат Садриев - Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре. Гариф Ахуновка, Хисам Камалга Татарстанның халык язучысы, Гамил Афзалга, Равил Фәйзуллинга Татарстанның халык шагыйре дигән мәртәбәле исемнәр бирелде.
Яшь язучылар белән нәтиҗәле эшләре өчен Әлмәт язучылар оешмасы да күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бү- ләкләнде.
Әлмәт язучылар оешмасы нефть районнары белән эшләгәнгә һәм алардагы әдәбият-иҗат көчләрен берләштергәнгә, табигый ки, әдәби хәрәкәттә, язучыларның иҗатында нефть темасы һәрвакыт калку яңгыраш таба.
Соңгы елларда оешма бу төбәкнең сәнәгать, җир асты байлыклары ягыннан гына түгел, ә әдәбият-сәнгать көчләренә бай булуы ягыннан да атаклы һәм мәртәбәле икәнен күрсәтү буенча иҗтиһат итә. Моның өчен берничә гасыр элек тарих төп- келләреннән башлап, бүгенге көннәргә кадәр мөрәҗәгать итү, репрессиягә эләгеп, көчләп оныттырылган, мираслары юкка чыгарыла язган, әмма дөнья тәрәккыятенә, татар милләтенең әдәби-мәдәни байлыгына зур мирас калдырган мәшһүр шә- хесләребезнең исемнәрен, иҗатларын, кылган гамәлләрен мәңгеләштерү буенча эзлекле җитди эш алып барыла. Зур әзерлек белән шәхесләребезнең юбилейлары, төрле форум- нар, конференцияләр уздырыла.
Мәшһүр якташларыбызның тормыш һәм иҗат юлларын, аларның хезмәтләрен тәфсилләп язу бер мәкалә кысаларында гына мөмкин эш түгел. Аларны санап китү өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. "Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды ярдәме белән "Рухият" нәшриятында галим, мәгърифәтче, язучы, тарихчы, педагог, библиограф, археолог, мөхәррир, публицист, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, гомумән, мөселман дөньясының иҗтимагый фикере үсешендә тирән эз калдырган шәхес, йөзләрчә китап авторы Р. Фәхреддиннең "Җәвамигул-кәлим", "Дин вә иҗтимагый мәсьәләләр", "Мәшһүр адәмнәр", "Асар" һәм башка китаплары, җәмгысе сигез китап дөнья күрде. Шулай ук XX йөз татар әдәбиятын үстерү, яшь буынны тәрбияләү һәм халкыбызның рухи байлыгын саклап ка- луда күп көч куйган бертуган Туйкиннар турында да шушы ук "Ру- хият" нәшриятында, варисларының тырышлыгы белән "Берту- ган Туйкиннар" дигән китап чыкты. "Фатих Кәрими" исемле җы- ентык чыгып, укучыларга тәкъдим ителеп, таратылды. Андый китапларны санап бетерү дә мөмкин эш түгел. Әдипләребезнең юбилейлары уңаеннан дөнья күргән китаплар да, гомумән, "Рухият"та басылган китаплар ел азагында Яшьләр үзәгендә укучыларга тәкъдим ителә, әлеге бәйрәм хакында үз вакытында хәбәр бирелә, газета-журналларда матур-матур мәкаләләр чыга, телевидениедән күрсәтелә. Игътибарлы укучы һәр китап турында вакытлы матбугат битләреннән укып, телевизор һәм радиотапшыруларны тыңлап белеп бара.
2011 ел - бөек шагыйребез Г. Тукайның тууына 125, М. Җәлилгә 105 ел тулган, чараларга бай ел булды. Юбилейлар елы, чөнки 2011 елда 22 юбилей тантанасы гына уздырылды. Халык шагыйре Гамил Афзал, шәһәребезнең мактаулы гражданины, фронтовик-шагыйрь Әдип Маликовны, татар халкының горурлыгы булган шагыйрә Саҗидә Сөләймановаларны искә алу кичәләре узды. Гамил Афзалның юбилей тантанасы туган ягы Актанышта да, Әлмәттә дә зурлап уздырылды.
2012 елда - Мәдәни мирасны саклау елында - изге гамәлләребез тагын да күп булды. Исән язучыларыбызның зурлап юбилей бәйрәмнәре, мәрхүм язучыларыбызны искә алу кичәләре узды. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә, югары уку йортларында, хәтта әдәбияттан ерак торган кебек тоелган оешма-предприятиеләрдә дә 50 дән артык очрашу кичәләре узды. Мәдәни мирас елын якташыбыз, бөек галим, мәгърифәтче Әхмәт Тимернең тууына 100 ел тулу уңаеннан, бөек галимгә багышлап чыгарылган "Кайту" дип аталган китапны укучыларга тәкъдим итү, якташыбызның тормыш һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган республикакүләм фәнни-конференция уздыру белән тәмамладык.
Ни кызганыч, Әлмәт язучылар оешмасы барлыкка килеп, яши башлавыннан алып, безнең көннәргә кадәр 25 күренекле әдибебезне югалтканбыз. Соңгы ике елда оешманың элеккеге җитәкчесе, шагыйрь һәм композитор Разим Вәлиуллин һәм язучы Азат Ганиевлар арабыздан китте. Шактые Казан, Чаллы язучылар оешмаларына күчкәннәр. Бүген Әлмәт язучылар оешмасында 19 әгъза бар.
Ике юбилей арасында, ун ел- да, оешма нибарысы алты әгъзага арткан.
Әлмәт язучылар оешмасының 50 еллыгы уңаеннан, "Рухият" фонды ярдәме белән, "Рухият" нәшриятында ун районда яшәп иҗат итүче язучыларыбызның һәм иҗат түгәрәкләренә йөрүчеләрнең җыентыгы (ике йөздән артык кешенең иҗат җимешләре) басылып чыгачак.
2011-2012 елларда гына да Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат итүчеләрнең "Рухият" нәшриятында - 12, Татарстан китап нәшриятында - 8, башка нәшриятларда - 20, "Кызыл каурыйлар" иҗат берләшмәсе әгъзаларының 20 китабы, җәмгысе, 60 ки- тап басылды.
"Рухият" фонды "Яшь дулкын" дигән, үз эченә нефть рай- оннарында яшәп иҗат итүче һәвәскәр, әмма талантлы һәм өметле 55 иҗатчының иң яхшы әдәби әсәрләрен туплап нәшер итте. Китап чыккач, ул зур бәйрәм рәвешендә укучыларга тәкъдим ителде.
2006 елда "Татнефть" акционерлык җәмгыяте һәм Язучылар берлеге белән берлектә күренекле шагыйрәбез Саҗидә апа Сөләйманова исемендәге әдәби премия булдырылды. Җиде ел эчендә әлеге олуг бүләккә утызга якын каләм иясе лаек булды, шуларның яртысы - Әлмәт язучылар оешмасы әгъзалары.
2011 елда Халык шагыйренең юбилее уңаеннан, Татарстан Язучылар берлеге Актаныш муниципаль районы белән берлектә Гамил Афзал премиясен булдырды. Беренче премиягә Туфан ага Миңнуллин лаек булды.
1994 елда Әлмәт шәһәре хакимияте белән Әлмәт язучылар оешмасы язучы-фронтовик Р. Төхфәтуллин исемендәге премиягә башлангыч бирде. Аңа безнең Әлмәттә яшәүче барлык язучыларыбыз да, шулай ук "Таң җиле" романы өчен Мөслимдә яшәп иҗат итүче Фоат Садриев лаек булды.
1981 елдан Татарстан Язучылар берлеге Мамадыш муниципаль районы белән берлектә Шәйхи Маннур премиясен тапшырып килә. Агымдагы ел башында әлеге премиягә "Җырлы чишмә" китабы өчен Җәлил бис-тәсендә яшәп иҗат итүче без- нең шагыйрәбез Рухия Ахунҗанова лаек булды.
Хәзер китаплар күп нәшер ителә, әмма интернет заманы булгач, балалар китап укымый, диләр. Соңгы елларда "урам нәшрияты" дигән яңа сүз дә килеп чыкты. Чыннан да, элек Татарстан китап нәшрияты, "Мәгариф" китап нәшрияты гына бул- са, хәзер исә Казанда да, Чаллыда да, башка шәһәрләрдә дә, кайда типография бар, акчаң булса, шунда китап чыгарырга була. Шәхсән мин үзем китап нинди генә нәшриятта чыкса да, аны зурлыйм. Ул барыбер Китап. Һәр китапның үз укучысы бар. Халкыбызның "Ачның күзе - икмәктә, тукның күзе - хикмәттә", - дигән бик матур, зирәк мәкале бар. Китап чыга икән, димәк, халыкның икмәккә тамагы туйган, аның күзе хикмәттә. Ул китап яза, җыр чыгара. Димәк, аның күңеле көр. Бу - яхшы фал. Мин акчаның автомат яки бомбага түгел, ә таба астына куярдай булса да китап чыгаруга китүе яклы. Начар кешегә яхшы сүз әйтсәң ни дә, эт муенына энҗе-мәрҗән таксаң ни. Надан кеше ул Габдулла Тукайны да, Һади Такташны да, Гамил Афзалны, Мөһәммәт Мәһдиевне дә таба астына куярга мөмкин.
И.Нәбиуллина

Дәвамы газетабызның киләсе саннарында

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: