Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт яшүсмерләре караклык кылып һәм фатирны пыран-заран китереп хуҗа кешегә 180 мең сум зыян салган

Тукай урамындагы йортларның берсендә яшәүче бер ханым эчке эшләр бүлегенең дежур частена билгесез кешеләрнең фатирын басуларын, ул гына да түгел, аның астын-өскә китерүләрен хәбәр итә.

Урынга барып җиткән иң тәҗрибәле оператив хезмәткәрләр дә хәйран калырлык була бу манзара. Караклар бөтен фатир буйлап хуҗабикәнең әйберләрен таратканнар, йорт җиһазларын әйләндереп каплаганнар, савыт-сабаны ватканнар. Суыткычтан йомыркаларны алып ыргытып, фатирның, хәтта ванна бүлмәсенең стеналарына кадәр пычратып бетергәннәр. Әле яңа гына ясалган кыйммәтле ремонтның эзе дә калмаган. Киткәндә үзләре белән күзләренә чалынган бар нәрсәне: алтын бизәнү әйберләрен, ноутбук, кесә телефоннарын, бинокль, гитара, аудио-видео аппаратура, косметика һәм кием-салымны алганнар. Хәтта маникюр ясый торган аппаратны һәм тырнак эшкәртү өчен пилканы алудан да тайчанмаганнар. Килгән зыян 180 мең сумнан артып китә.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүчеләрне тәүлек эчендә ачыклыйлар һәм тоткарлыйлар. Балигъ булмаган яшьтәге әлеге кызлар һәм малайларның иң кечесенә 14, иң өлкәненә 16 яшь булып чыга. Тикшерү барышында ачыкланганча, 9 июньдә күрше фатирда яшәүче кыз янына дуслары килә. Исерткеч эчемлек кулланганнан соң алар күңел ачарга уйлыйлар. Тәрәзә аша йорт янында төзелгән кибет түбәсенә чыгалар. Анда йөреп туйганнан соң рөхсәтсез-нисез күршеләргә «кунакка кереп чыгарга» булалар. Өйдән чүкеч алып чыгып, фатир тәрәзәсен ватып эчкә үтәләр. Фатирда мәхшәр оештырып, үзләренә ошаган әйберләрне алып чыгып китәләр. Күпмедер вакыт узганнан соң кабат әйләнеп кайтып, тагын нәрсәләрдер алалар. Һәм шулай берничә тапкыр кабатлыйлар. Соңгы киткәндә йомырка атып стеналарны пычраталар. Урланган әйберләрне такси белән бакчага илтеп яшерәләр. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылды, яшүсмерләр белән тикшерүчеләр эш алып бара, әлегә җәза чарасы - аларга шәһәрдән читкә чыгарга рөхсәт булмау. Урланган әйберләр хуҗасына кире кайтарылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250