Әлмәт янында янгын. Зыян күрүче бар
Тихоновка авылының Маяковский урамында бүген иртән янгын чыккан.
Бер катлы ике бүлмәле хуҗалык блогында җиһазга ут капкан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче 1 квадрат метрга таралган утны сүндерергә өлгергәннәр. Әмма 56 яшьлек ир яну продуктлары белән агуланырга өлгергән. Аны хастаханәгә озатканнар.
Янгын сәбәбе ут белән саксыз эш итү дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа