Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Әлмәт-Водоканал” бурычларын түләмәүчеләрне судан өзә

3 ай эчендә су белән тәэмин итү хезмәтләре өчен түләмәүче шәһәр халкы сусыз калачак.

"Әлмәт-Водоканал" бурычлылар белән күптән көрәш алып бара. 2 айдан артык хезмәтләр өчен түләмәүчеләргә предприятие рәсми хатлар өләшсә дә, кайберәүләр бурычларын үзвакытында каплатырга ашыкмый. Әнә шундыйларга су белән тәэмин итү челтәренә һәм канализациягә "юл ябыла".

Шушы көннәрдә "Дуслык" микрорайонындагы берничә шәхси йорт кара исемлеккә эләкте.

- Әлеге йортларга су хуҗалар бурычларын түләгәч һәм кабаттан тоташу өчен акча күчергәч кенә җибәреләчәк, - ди предприятиенең абонент бүлеге инженеры Светлана Столярова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса