Әлмәт таңнары

Әлмәт ветераны медаль белән бүләкләнде

Федераль куркынычсызлык хезмәте органнары быел 100 еллык юбилейларын билгеләп уза. Әлеге уңайдан отставкадагы полковник Шаһит Гарифуллин медаль белән бүләкләнгән.

Ветеранда нинди генә бүләк юк! Беренче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, "Батырлык өчен" медале һәм башкалар бар.
Шаһит Гарифуллин - хөрмәт-ихтирамга лаек зат. 18 яшендә ул фронтка чакырыла, 27 ел буе хезмәт итә. Аннан соң Казанда югары уку йортларының берсендә хәрби кафедра лаборанты, ә бераздан хәрби җитәкче булып эшли. Шактый ел гомерен Әлмәтнең "Радиоприбор" заводында эшләп уздыра. Лаеклы ялга да биредән китә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки