Әлмәт таңнары

Әлмәт умартачысы Габдулла аганың өч шатлыгы бар

Красноармейка бистәсендә гомер кичерүче Габдулла ага Төхфәтуллинның быел юбилее өчәү. Ул аларның һәммәсен сөенеп каршылый.

Шатлыкларның беренчесе - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтүебез, әлбәттә. Габдулла ага өчен Җиңү бәйрәме бик кадерле, чөнки ул аның нәрсә бәрабәренә ирешелгәнен яхшы белә. Сугыш башланганда аңа 16 яшь була. Иксез-чиксез хыялга бай чак, Бигәштә җиде класс тәмамлап, шәһәр мәктәбенә сигезенче сыйныфка барырга исәп тоткан мәлләре. Сугыш башлану турындагы хәбәр хыялларны бер мизгел эчендә челпәрәмә китерә. Парта арасына утырырга тиешле балалар, үсмерләр авылда калган өлкәннәр белән колхозга эшкә йөри башлый.

- Бөгелмә аэропортын без төзедек. Ике ел балчык ташыдым. Аннан ат белән урман ташырга дип Яшел Үзән ягына җибәрделәр үзебезне. Суслонгерга запас полкка җибәргәч, Казан яныннан узганда үзебез өйгән утыннарны күреп киттем, - дип искә алды ул кырыс елларны ветеран.

Кайгы Хөббәтулла Төхфәтуллиннарның гаиләсен дә әйләнеп узмый. Фронтка бер-бер артлы диярлек башта ике улы алына. Аннан 1943 елда Габдуллага да чират җитә. Олы уллары Нәгыймулла сугышта һәлак була. Ярулла инвалид булып кайта. Әрнүләренә чыдаша алмыйча ул да гүр иясе була.

Габдулла III Белоруссия фронтының 14 нче укчы полкына эләгә. Күз алдында күпме сугышчан дусты һәлак була. Әлеге күренешләр һаман да күз алдыннан китми. Үзе дә Курск янындагы сугышта яралана. Госпитальдә алты ай ятканнан соң аны кайтарып җибәрәләр. Габдулла Хөббәттуллович лаеклы ялга чыкканчы Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыятендә умартачы булып эшли.

Икенче шатлыгына килгәндә, аңа быел 15 майда 90 яшь тулды. "Картлык нинди шатлык булсын инде", дияр кайберәүләр. Әмма Габдулла ага башкача фикер йөртә.

- Шушы яшькә кадәр яшәрмен дип уйламаган идем. Шөкер, бу көннәрне дә күрергә насыйп булды. Хәзер тормышлар бик рәхәт. Рәхмәт, - дип сөенече белән уртаклашты ул.

Нигә сөенмәскә: янәшәсендә балалары, оныклары бар. Оныкларга аеруча бай Төхфәтуллиннар гаиләсе: 9 онык, 13 оныкча һәм тагын оныкчаларының бер баласы. Моннан да зуррак, кыйммәтлерәк байлык булуы мөмкинме соң?!

Реклама

Тормыш иптәше Мәрвәри апа белән кавышуларына да быел 70 ел икән инде. Куанычлы вакыйганың өченчесе әнә шул. Картлык көнеңдә янәшәңдә иңгә-иң куеп гомер кичергән тормыш иптәшең булуның зур бәхет икәнлеген өлкәннәр яхшы белән. Мәрвәри апаны да тормыш яхшы гына суккалаган, ачысын-төчесен күрсәткән. Сугыш елларында ул Тайсуганда бил бөккән.

"Берегез Бигәшнеке, икенчегез Тайсуган кыз, ничек очраштыгыз?" - дип кызыксынабыз алардан. Мәрвәри апа Әлмәттә инкубаторга эшкә урнашкач танышканнар икән. Һәм менә кавышып яши торгач, 70 ел узганы сизелми дә калган.

- Тормыш юлыннан тигез чаптык, кирәк чакта бер-беребезгә юл куя белдек, ызгышмадык-талашмадык, әйбәт яшәдек, дүрт бала тәрбияләп үстердек, - дип сүзгә кушыла Мәрвәри апа. - Гаиләдә татулык булсын өчен бер-береңне хөрмәт итү кирәк.

Өлкәннәр зарланмыйлар. Хәер, моңа җирлек тә юк. Габдулла ага әле дә умартачылыгын ташламаган, бакчасында күп булмаса да, балы үзләренә, балаларына, оныкларына җитәрлек күләмдә корт асрый. Яшелчә үстерәләр, тавыклары да бар. Балалары килеп тора.

- Безнең бал сатып алганыбыз юк, - диде оныклары Наил Төхфәтуллин. -Балачагыбыз, каникуллар биредә, әби белән бабай янында узды. Хәзер исә хәлләрен белергә киләбез.

Төхфәтуллиннарны юбилейлы көннәре белән тәбрик итәргә социаль яклау идарәсеннән, шәһәр һәм районның ветераннар советыннан, 22 нче территориаль иҗтимагый Советтан килгән иделәр. Токарликов исемендәге хуҗалык җитәкчелеге дә ветеранны онытмый - һәрвакыт бүләкләп, игътибар күрсәтеп тора. Бу юлы да ветеранны зурлады. Кадер-хөрмәттән өлкәннәрнең күңеле тулды.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: