Реклама
Әлмәтнең картиналар галереясында СПИД ка каршы көрәш көне уңаеннан укучылар арасында рәсем бәйгесе оештырылды. "Балалар катнашында мондый чара оештырган бар иде, ләкин мондый ук масштабта түгел. Тема актуаль - иҗади эшләр искитәрлек" , - ди оештыручыларның берсе СПИД-үзәкнең табиб-эпидемиологы Алсу Газыймова. Бәйгегә 4 сәнгать мәктәбеннән 50 гә якын эш тәкъдим...
- Матур киләчәк, дөрес юл сайлавын тәэмин итү өчен балаларның игътибарын наркомания, аның нәтиҗәсе буларак СПИД, иртә җенси мөнәсәбәтләрдән читтә торуга юнәлтергә кирәк, - ди белгечләр.
Жюри рәсемнәр эленгән экспозицияне бер генә урамады. Рәсемнәрнең барысы да мәгънәле, матур ясалган. Шуңа күрә җиңүчене билгеләү дә катлаулы булды. Фикер алышулардан соң беренче урынга 1 балалар сәнгать мәктәбеннән Диана Савельева лаек дип табылды. Икенче урынны 2 балалар сәнгать мәктәбеннән Илүзә Сөләймәновага бирделәр. Әлмәт балалар рәсем сәнгате мәктәбеннән Эльмира Сәлимгәрәева 3 урында. "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә Әлмәт балалар рәсем сәнгате мәктәбеннән Дарья Иванованы билгеләп үттеләр. "Иң яшь катнашучы" номинациясендә 1 нче балалар сәнгать мәктәбеннән 9 яшьлек Розалия Матвеева бүләкләнде. Бәйгедә катнашкан бер генә бала да чарадан бүләксез китмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа