Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт троллейбус идарәсе инженеры җавапка тартылды

Әлмәт шәһәре прокуратурасы РФдә туберкулез таралуны кисәтү турындагы законнарның үтәлешен тикшерү барышында Әлмәт троллейбус идарәсендә хилафлык ачыклады.

Баксаң, идарә администрациясе туберкулезга һәм башка йогышлы авыруларга тикшерү үтмәгән кайбер троллейбус йөртүчеләрнең һәм кондукторларның җәмәгать транспортында эшләвенә юл куйган икән.

Бу уңайдан прокуратура Әлмәт троллейбус идарәсенең хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча инженеры Евгений Кирисенкога карата административ хокук бозу турында эш кузгаткан. КоАПның 6.3 нче маддәсе халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарны бозуны күздә тота. Тикшерү материаллары белән карар чара күрү өчен ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегенә юлланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса