Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт төрмәсендә мини-зоопарк булдырганнар

Әлмәттә урнашкан 8 нче төзәтү колониясендә психологлар тере почмак оештырган. Җәнлекләрне тәрбияләү хөкем ителүчеләрнең психологик халәтенә уңай йогынты ясый дип саный алар.

«Мини-зоопарк»та попугайлар, аквариум балыклары, шиншилла һәм игуана яши. Соңгысы махсус җиһазландырылган террариумда асрала. Игуанага кадәр биредә дүрт ел кайман яшәгән.

«Җәнлекләрне кулда тоту мөмкинлеге, алар турында кайгырту, аларны ярату, һичшиксез, кешенең психикасына уңай йогынты ясый, стрессны киметә, агрессивлыкны киметә, кешедә җаваплылык хисе тәрбияли, - ди ИК-8нең психология лабораториясе начальнигы Илсур Кашапов. - Иректән мәхрүм итү урыннарында бу бигрәк тә мөһим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса