Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт төрмәсендә - «Көз бүләкләре»

Әлмәттәге 8 нче төзәтү колониясендә «Көз бүләкләре» исеме астында ярминкә булып үтте.

Учреждение хезмәткәрләре үз бакчаларында үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешне жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр.

Чара хезмәткәрләр өчен билгеләнгән ашханәдә үтте. Учреждение начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Ринат Ислямов һәм аның урынбасарлары катнашындагы жюри көзге уңышка һәм алардан ясалган эшләнмәләргә югары бәя бирде. Көз тематикасына картиналар, панно, чигешләр, аппликацияләр һәм башкалар да тәкъдим ителгән иде.
Көз бүләкләре 11 номинация буенча бәяләнде: иң эре яшелчә, остакуллар, чәчәк вальсы һәм башкалар. Чарада катнашкан барча кешеләр дипломнар белән бүләкләнде. Бәйге концерт номерлары һәм чәй эчү белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса