Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт төрмәсендә кырыкалдар барлыкка килгән

Әлмәтнең төзәтү колониясендә җәза срогын үтүче 25 яшьлек егет кичләрен таныш булмаган кешеләргә шалтыратып, төрле ялган уйдырмалар белән аларны куркытып, акча «эшли» торган булган.

Зыян күрүчеләр «бәлагә юлыккан» уллары, ирләре, туганнары турындагы куркыныч хәбәрләрне ишеткәннән соң аның телефон счетына акча салганнар. Кешеләрен каян тапкан дисезме? «Бүлмәдәшләренең» кемнәр турында сөйләшкәннәрен колагын торгызып тыңлаган һәм аларның туганнарының телефон номерларын юлларга тырыша торган булган. 2013 елдан алып 2014 елның мартына кадәр тоткынның «табышы» 532 мең 450 сум тәшкил иткән. Яр Чаллы шәһәр суды мошенникны җинаять эшенең барлык эпизодларында гаепле дип тапкан һәм аны 4 елга каты режимлы колониягә хөкем иткән. Аферистка хәзерге җәза срогы белән бергә тагын 6 ел да 6 ай утырасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса