Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт төрмәсендә чирләп үлгән тоткын өчен хатыны 1 млн сум сорый

Хәтерегездә булса, узган елның февралендә Әлмәттәге 8 нче төзәтү колониясенең санитар частенда Вячеслав Павлов дигән тоткын үлгән иде.

Казанда яшәүче хатыны иренең үлеме өчен РФ Финанс министрлыгыннан 1 млн сум компенсация сорый.

Казан хокук саклау үзәге хәбәр итүенчә, колониянең медицина хезмәткәрләре иргә вакытында диагноз куеп дәваламаган дигән фикергә килгән экспертлар. Санкт-Петербург дәүләт медицина университеты хезмәткәрләре судтан тыш судмедэкспертиза үткәргәннәр. Нәтиҗә ирнең энцефалиттан үлүен күрсәткән. Әгәр инфекция вакытында ачыкланып, тоткын үзвакытында дәва алган булса, ул үлмәгән булыр иде.

Питер белгечләренең заключениесенә нигезләнеп, хатыны судка мораль зыян өчен компенсация түләү турында дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Ул үз кайгысын млн сум белән бәяли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса