Әлмәт төрмәсенә “ютәл даруы” кертмәкче булганнар
Әлмәтнең 8 нче төзәтү колониясендә утыручы улына бер хатын-кыз дару тапшырмакчы булган.
Ханым 20 пакет АЦЦ алып килгән. Тапшырырга дигән әйберләрне караганда төзәтү колониясе хезмәткәрләре 4 пакетның ачык булуын күреп ала. Аларның эчендә яшел төстәге матдә булып чыга. Экспертиза ютәл даруы урынына 3,6 грамм синтетик наркотик кертергә теләүләрен раслый. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Шикле ханымны эзлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа