Әлмәт транспорт идарәсе троллейбуслар һәм 4 нче маршрут автобусында кәгазь юл йөрү билетларын сатуны туктата
Аңа алмашка электрон транспорт картасы килә.
Электрон транспорт картасын «Россия Почтасы» бүлекләрендә алырга мөмкин. Картаны . «Ак Барс» банкында, «Россия Почтасы» бүлекләрендә, «Банк Казанский» бүлегендә тулыландырырга мөмкин.
Картадан кулланучыларга уңайлылыклар тудыру максатыннан халыкка хезмәт күрсәтү пункты ачылды. Ул. Герцен урамы, 1 нче йорт, 6 нчы офиста урнашкан. Тел. (8553) 30-08-64. Көн саен 9:00 дан 18:00 сәгатькә кадәр эшли (шимбә һәм якшәмбе ял), 12:00 -13:00 төшке аш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа