Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре Изге Болгар җиренә һәм Свияжск утрау-шәһәрчегендә булды

Әлмәт торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре Изге Болгар җиренә һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенә сәяхәткә барып кайтты. Әлеге экскурсиягә бару бәхетенә үз эшенең лаеклы белгечләре генә иреште.

Юлга бик иртә кузгалсак та, кәефләр күтәренке, күңелләр көр иде. Ни дисәң дә, мондый сәяхәткә чыгу көн дә була торган хәл түгел. Өстәвенә, борынгы бабаларыбызның кендек каны тамган туфрак, халкыбызның тарихи эзләре калган урын бит ул Изге Болгар. Күпләрнең күңелләрендә шундый фикерләр булгандыр, мөгаен. Уйларыбызга чумып барганда, Спасс районына килеп җитүебезне сизми дә калдык. Әлмәтлеләрне Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы белгечләре каршы алды.

Борынгы Болгар шәһәре - X-XV гасырларга караган үзенчәлекле тарихи һәйкәлләр җыелмасы. Монда борынгы болгарларның көнкүреше, гореф-гадәтләре, мәдәнияте чагылдырылган. Бүген бу урын Алтын Урда чоры архитектурасының иң тулы тыюлыгы булып санала.

Заманча Болгар исә тирә-ягы биш километрдан артык туфрак өеме һәм озын чокырлар белән уратып алынган. Биредә төрле пулатлар, мавзолейлар, каберлек һәм манаралар сакланып калган. Аларның күбесе җир өстендә урнашканлыгы белән дә үзенчәлекле. Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлары, Кара һәм Ак пулат, Хан мунчасы - болар һәм башка объектларның һәммәсендә дә булды әлмәтлеләр. Дөньядагы иң зур Коръән басмасы һәм сәнгать экспозициясе урнаштырылган, 922 елда Ислам динен кабул иткән датага багышлап Болгар архитектурасы үрнәгендә салынган Хәтер билгесеннән башлап күптән түгел генә эшли башлаган этнографик шәһәрчеккә үк барып җиттеләр.

Валентина Головнова, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы менеджер-экскурсоводы:

- Безнең музей-тыюлыкка кеше өзелми дисәң дә була. Дөрес, кыш көне килүчеләр саны бераз кими-кимүен, ә менә апрельдән башлап көненә өчәр-дүртәр төркем белән эшләргә туры килә. Мәктәп укучылары, студентлар, төрле оешма коллективлары була бездә. Тарих укытучысы, шушы якта туып-үскән кеше буларак та, тарихи һәйкәлләребез белән горурланам мин. Шуңадырмы, алар турында сөйләргә дә яратам.

Валентина ханым сүзләренчә, Изге Болгар җирендә тарихи һәйкәлләр белән бәйле риваятьләр күп. Аларның берсе Кара Пулат атамасы белән бәйле. Болгар җиренә Аксак Тимер басып кергәч, Абдуллах хан үзенең гаиләсе һәм даирәсе белән бу бинада яшеренә. Дошманнар пулатка ут төртә, андагы кешеләр янып бетәргә тиеш була. Янгын сүнеп төтен таралгач, басып алучылар бинаның түбәсендә ак күлмәкле хан кызын күреп шакката. Аның чибәрлегенә һәм кыюлыгына сокланган Аксак Тимер кызга тәкъдим ясый. Туташ ризалашмагач, дошманнар аның әсир төшкән һәм үлемгә хөкем ителгән абыйларын алып килә. Хан кызы аларны азат итү шарты белән барысына да риза була. Хан улларына тулпар атлар белән күздән югалгач, кыз түбәдән ташлана һәм һәлак була. Ә пулат бинасы янгыннан каралганга күрә шундый исем ала.

Галимнәр фикеренчә, бу бинада кайчандыр хөкем залы яисә мәдрәсә булган. Кайберләре исә Кара пулатны дәрвишләр өчен махсус салынган бина диләр. Соңгы елларда уздырылган тикшеренүләр исә Кара пулатны зур корылманың бер өлеше булуын раслаган. Чөнки, биредә тагын җиде бинаның нигезе табылган.

Әлмәт делегациясе шулай ук Ак мәчеттә булды. Ул иганәчеләр һәм "Татнефть" ААҖ ярдәмендә төзелеп, узган елда рәсми рәвештә ачылды. Монда шулай ук мөфти резиденциясе дә салынган. Ә аның тирәсендә урнашкан ипи музеенда килгән кунакларга игенчелек һәм терлекчелек кәсебе белән якыннанрак танышырга, мичтә пешкән коймактан авыз итеп, самоварда кайнаган чәй белән сыйланырга була. Әйтергә кирәк, пешекчеләр шунда ук тарттырылган оннан хуш исле ипи дә сала. Күчтәнәч итеп шулай ук оста куллар әзерләгән татар халык киемнәрен, милли атрибутика, төрле эчтәлекле китаплар, магнит һәм башка сувенир продукциясен сатып алырга мөмкин биредә.

"Җан тартмаса, кан тарта", - дигән борынгылар. Шуңадырмы, Изге Болгар җиренә халык күпләп агыла. Тыюлыкка Әлмәт районыннан еш кына мәктәп укучылары да сәяхәт кыла. Ел саен Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында Изге Җыен уза. Анда дөньяның күп кенә илләреннән берничә дистә мең мөселман катнаша. Быел Изге Болгар җыены 25 майда уздырылачак.

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250