Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт әтиләре активлаша

Әтиләр советының чираттагы утырышында сүз сәламәт яшәү рәвеше һәм гаилә кыйммәтләре хакында барды.

12 нче мәктәп базасында узган шәһәр конференциясендә әтиләр актуаль проблемаларны күтәрде.

Бүген күп кенә гаиләләрнең авырткан урыны булып балаларның наркотик матдәләр куллануы, җәмгыятьнең ямьсез күренешләренә бирелүләре тора. Шушы уңайдан наркотиклар әйләнеше контроле бүлеге оперуполномоченные Александр Фәтхетдинов чарада чыгыш ясады. Яшьләрнең тәмәке, наркотик матдәләр, алкоголь эчемлекләр татып караулары гаиләдә тиешле контроль һәм игътибар булмаудан килә, - диде ул.

Конференциядә җенси юл белән тарала торган инфекция һәм йогышлы авырулар хакында да чыгыш ясадылар. Гадәттә без табиблар мәктәпләргә килеп лекцияләр уздырырга, балаларны замана авырулары белән таныштырырга тиешләр дибез. Әмма боларның һәммәсе дә ата-ана бурычы булып тора. Бала белән ата-ана арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр булса, күп кенә афәтләрне булдырмый калып була.

"Сәламәт яшәү рәвеше булдыру" исеме астында узган әтиләр утырышында Чаллыдан килгән Әтиләр оешмасы рәисе Юрий Соленов та чыгыш ясады. Беренче татар гимназиясеннән иң бердәм сыйныф бәйгесе җиңүчеләре - 7 Б сыйныф укучылары да әтиләр каршында үз кызыксынуларын сөйләде. Чара азагында Әтиләр советы рәисен һәм әгъзаләрен сайладылар. Әтиләр советы эшчәнлеген актив оештыручыларга дипломнар да тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса