Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

"Әлмәт таңнары" уздырган иншалар бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

Таныш булыгыз: Адилә Хикмәтуллина - 17 нче мәктәпнең 7 а сыйныфында белем ала.

Әлеге сөйкемле кыз белән очрашуыбызга укучылар арасында узган иншалар бәйгесе сәбәпче булды.

Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышлап уздырылган бәйгенең җиңүчесен без зарыгып көттек. Инде җиһанда майның соңгы көннәре. Ә иң яхшы инша язучы кызыбызга бүләкне тапшыру мөмкинлеге табылмый, сәбәбе - Адиләнең уку белән мавыккан чоры (уку елы ахырында контроль эшләр, елга нәтиҗәләр ясау, тестлар һ.б). Ул сыната торганнардан түгел икән, һәр эшкә җаваплы караучы, дәресләрен җиренә җиткереп, төгәл башкара торган булдыклы укучы булып чыкты. Ниһаять, шушы көннәрдә саф татар телендә исәнләшеп, ике кыз редакция бусагасына аяк басты. Дус кызы белән Адилә килгән икән.

Бүген туган телебездә иркен аралаша торган яшьләрне сирәк очратырга туры килә. Ә кызларның икесе дә җанга ятышлы итеп сөйләшә. Баксаң, өйләрендә, әти-әниләре, туганнары белән һәм үзара да бары тик татар телендә генә сөйләшәләр икән.

- Кимендә 3 тел белергә кирәк дип исәплим мин: татар, рус һәм берәр чит тел. Ә гомумән, никадәр күп тел беләсең, шулкадәр яхшы. Шулай да туган тел - иң мөһиме! - Адиләнең фикере әнә шундый.

Адиләгә җәйге ялларда кечкенәдән Азнакайның Мәлбагыш авылында яшәүче әбисендә тәрбияләнүе дә йогынты ясамый калмагандыр. Сүз уңаенда, нәкъ шундый ялларның берсендә кыз әбисе белән бабасы Муса, аның сугыштагы батырлыгы турында озын-озак әңгәмә кора. Ә иншасын Адилә гади сүзләр белән, биографияне санамыйча, җылы хисләргә бирелеп, үзенчәлекле итеп язган иде.

Иҗади сәләте бар кызның. Ул гына да түгел, Адилә җырчы да икән бит әле! Шәһәребезнең балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендәге җыр түгәрәгенә йөри, төрле чараларда актив катнаша.

- Музыка белән әдәбиятны бик яратам! Хыялым - музыка көллиятенә укырга керү. - диде фикерләре белән уртаклашып Адилә. - Минем әбием белән бабам да яшь чакларында җырлап-биеп мәҗлесләргә ямь керткәннәр. Әнием дә җырлый. Моң миңа, мөгаен, шулардан бирелгәндер.

Менә шундый уңган, тырыш, моңлы, изге хыяллар белән янып яши торган Әлмәтебез кызы ул!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса