Әлмәт табибы сабый үлемендә гаепләнә
2013 елның июнь аенда Әлмәт бала табу йортында бер хатын-кыз бәби алып кайта. Әмма өч көннән сабый пневмония авыруыннан үлә.
Баксаң, әлеге үлемдә табиб-неонатологның гаебе барлыгы ачыкланган. Ул вакытында кирәкле процедураларны уздырмаган. Югары сулыш юлларын гына чистартканга, балада пневмония авыруы башланган.
Әлмәт бала табу йортының элекке хезмәткәре үзенең гаебен тулысынча таныган. Хәзер аның эше судта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа