Әлмәт студентлары әниләренә хат язды
Әлмәт медицина көллиятендә Әниләр көненә багышланган акция үтте.
Аны әдәбият укытучысы Л.М. Сабитова оештырган. Ай дәвамында 1 нче курс студентлары әдәбият дәресләрендә әниләренә котлау хатлары язганнар. Шулай итеп, 168 хат Татарстанның һәм Башкортстанның төрле почмакларына җибәрелгән. Акция "Әнигә хат" дип атала. Ул бала белән ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуны һәм гаилә кыйммәтләре турында дөрес фикер формалаштыруны күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа