Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт студентлары хокук саклау органнарында кыска сроклы стажировка үтте

Әлмәт полиция бүлегендә студентлар көне уңаеннан беренче тапкыр "Студентлар десанты" акциясе булып узды.

Аның барышында төрле уку йортларында белем алучы яшьләр хокук саклау органнарында кыска сроклы стажировка үтте.

Киң җәмәгатьчелекне полиция, хокук саклау органнарының эше белән якыннан таныштыру максатыннан оештырылган кыска вакытлы стажировка вакытында алган тәэсирләре, киңәш-тәкъдимнәре белән студентлар социаль челтәрләрдә дә уртаклашты.

- Полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторларының төрле гаиләләр белән аралашканын белә идем, әмма моның кадәр мораль яктан авыр эш дип уйламый идем. Бу хезмәт миңа ошады дип әйтә алмыйм. Әмма аларның ничек эшләгәнен күргәннән соң полиция хезмәткәрләрен ныграк аңлый һәм аларга хөрмәт белән карый башладым, - дип яза ... студенты Эльвира Салаватова.

ТИСБИ студенты Ксения Третьяковага да эш ошап бетмәгән:

- Мин күбрәк хәрәкәт итәргә яратам, ә монда көннәр буе бер урында утырырга кирәк. Хокук саклау органнарында эшләргә теләгем артты, әмма дежур бүлегендә түгел, башка бүлектә.

Югары уку йортларында белем алучы студентлар полиция, эчке эшләр органнары эшчәнлеге белән якыннан таныша алсын өчен төрле юнәлешләрдә: балигъ булмаганнар белән эшләү, ЮХИДИ, җинаятьчеләрне эзләү, дежур бүлекләре һәм участковыйлар эшен якыннан күзәтте.

ТИСБИ юридик факультетының 3 нче курсында белем алучы Ксения Третьякова белән без дежур бүлегенә юл тоттык.

Оператив дежур ярдәмчесе Юлия Мингалиева безне иң беренче чиратта үз эше белән җентекләп таныштырды. Эчке эшләр органнарында ул инде 11 ел эшли икән. Хезмәтләре, чыннан да, тынгысыз. Бөтен шәһәр буенча куелган камераларны күзәтергә, бертуктаусыз шалтыраган телефонга җавап биреп өлгерергә кирәк.

- Бездә эшен чын күңеле белән яраткан кеше генә хезмәт итә ала, - ди Юлия Мингалиева.

Глонасс, 112 хезмәте, камералар, "Тор", "Легенда" кебек махсус программалар турында да аңлатты ул безгә. Казанда узган профессиональ осталык бәйгесендә дә Юлия ханым "Легенда" программ комплексын яхшы белүен күрсәтеп, беренче урын алган булган.

- Ул бәйгедә җиңүем киләчәктә полициядә эшләргә яхшы стимул булды миңа, - дип искә алды ул.

Дежур хезмәтенә җибәрелгән һәр хәбәр, һәр шалтырату теркәлеп бара. Мисал өчен, без "дежур иткән" чорда Глонасс хезмәтендә 23 хәбәр теркәлгән иде. Араларында ниндие генә юк: кечкенә бала фатирда үзе генә бикләнеп калган, машина җиһазларын урлаганнар, кайдадыр авария булган, икенчеләр хокук бозган туганының хәлен сораша һ.б. Шәһәрдә машиналарны "чишендерү" кебек очраклар еш булып тора икән. Автомобильләрдән навигатор, антирадар кебек җиһазларга хуҗа булырга теләүчеләр күбәйгән.

Юридик факультетта белем алучы Ксениягә полиция хезмәткәрләре белән аралашу, аларның эшен күзәтү ошады. Ул әле киләчәктә кайда эшләргә теләгәнен тәгаен генә белми, әмма башта моңсу утырган кызның күзләрендә эш ахырына очкыннар кабынды. Димәк, аңа бүгенге көн, әлеге акция ошады. Кем белә, бәлки нәкъ менә бу чара кызга киләчәктә дөрес юлны сайларга ярдәм итәр. Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, акция вакытында үзен яхшы яктан күрсәткән актив, белемле студентларга хокук саклау органнарында практика үтәргә мөмкинлек бирелүен дә исәпкә алсак, Ксениянең полиция бүлегендә хезмәт юлын башларга тулы ышанычы бар.

Роза Сәхбетдинова

Резеда Мөхәммәтдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250