Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт студент-наркодилерына гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү яный

Татарстан наркополицейскийлары Казанда наркотик матдә таратучы 7 кешене тоткарлаган. Шуларның берсе Әлмәт егете.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, әлмәтле Казандагы югары уку йортына йортына керсә дә, анда укый алмый. Башлангыч чорда ук аны уку йортыннан чыгаралар. Әмма ул югалып калмый, акча эшләү юлын таба. Наркотиклар белән сәүдә итүнең табышлы икәнлеген аңлап алган егет бу шөгыленнән баш тартырга уйламый. Ә менә үзе аның организмга һәм психикага тәэсир итүен күреп, наркотик кулланырга ашыкмый. "Эшләп тапкан" акчасына чит илләргә чыгып ял итүне үз итә. Тентү барышында аның фатирында эре партия наркотиклар табыла. Егет якын арада бер тапкыр куллана торган 13000 синтетик наркотик сатарга теләгән.

Күптән түгел ул бу эшкә группадаш дустын да җәлеп иткән була. Егетләр сату-алуны бик сак башкара, клиентлары белән Интернет челтәре аша элемтәгә чыга. Шулай да наркоконтроль хезмәткәрләре аларның юлларын кисә. РФ ҖКның 228.1 маддәсе, 5 нче кисәге нигезендә аларга гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм итү яный.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса