Әлмәт таңнары

Әлмәт районында ир мәете табылды [+ФОТОЛАР]

Тайсуган авылыннан ерак түгел ир-ат мәете табылды.

112 службасына ашыгыч хәбәр кичә кичке 5 ләр тулганда керә. 35 чакрым юл үтеп, вакыйга булган урынга барып җиткән коткаручылар куаклар арасыннан үле ир гәүдәсен тартып чыгаралар. Мәетне хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшыралар. Полицейскийлар аны моргка озата. Ир-атның нинди сәбәп белән үлүен суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре күрсәтәчәк. Әлегә аның кем булуы билгеле түгел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки