Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районының бер авылына бүләк ясадылар

Авылларда һәм ишегалларында спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы кысаларында эш дәвам итә.

Миңлебай авылында да мини-футбол өчен спорт мәйданчыгы ачылды. Ясалма өслекле футбол кырында авыл балалары рәхәтләнеп туп тибә. Ә аны ачу көнендә биредә иптәшләрчә матч узды. Спорт мәйданчыгы иң соңгы технологияләргә нигезләнеп эшләнгән. Шәһәрдәге тәүге мәйданчыкларда кайбер җитешсезлекләр ачыкланган иде. Атап әйткәндә, туп белән бәргәндә коймага зыян килә иде. Хәзер койма ныгайтылган. Кыр өслеге йомшак, егылган очракта да имгәнү алырлык түгел. Әйләнә-тирә территориягә 80 тонна гравий салынган, үлән чәчелгән. Судьялар өчен будка куелган. Мәйданчык янында балалар өчен уен мәйданчыгы да булдырылган. Ул үзара салым акчасына төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса