Әлмәт районыннан берәү Казанда корал яшергән?
25 май көнне полицейскийлар Казанның Боевая урамында агачлыкта 16 нчы калибрлы ИЖ-17 бер көпшәле кыска ау мылтыгын яшергән урынны тапканнар.
Мылтык Әлмәт районында яшәүче 30 яшьлек бер кешенеке булып чыккан.
ТР Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: бүгенге көндә үз теләгең белән утлы корал тапшырган өчен 3 мең сум, шартлаткыч матдәләр (тротил, аммонит һәм башкалар) өчен 2 мең сум, ләкин базар бәясеннән артык түгел, сугыш гранаталары һәм утлы ау коралы өчен 1,5 мең сум, обрез һәм ясалган малтык өчен 1 мең сум, газ, пневматик һәм травматик корал өчен 500 сум, утлы коралга сугыш кирәк-яраклары өчен 20 сумнан акча бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа