Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында таудан төшкәндә трактор капланган

Бәхетсезлек очрагы эш вакытында предприятиедә килеп чыга. "Кичүчат" җәмгыяте хезмәткәрләре тракторда таудан төшкәндә капланганнар.

Нәтиҗәдә бер әлмәтленең умыртка сөягенә зыян килә. Хәзерге вакытта бу уңайдан тикшерү эшләре бара.

Татарстанда узган атнада хезмәт урынында теркәлгән бәхетсезлек очрагы моның белән генә чикләнми. Буада "Ак Барс" җәмгыятендә ат түшкәсен күтәргән вакытта штырь-фиксатор ычкынып китеп, терлекчене яралый, башына зыян килә. "ДорСтройКазан" җәмгыятендә йөк төягеч машинисты машинага май салганда таеп егыла һәм шулай ук умырткасына зыян сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса