Реклама
Хайваннарда котыру авыруы ачыклану аркасында һәм аларның таралуын булдырмау максатында республика президенты билгеле бер территорияләрдә карантин игълан итәргә кушты.
Әлмәт районында да ике торак пунктта карантин кертелде. Болар - Поташняя Поляна авылының Сосновая урамы һәм Аппаково авылының Мир урамы. Аларда малларны сатарга, кыргый хайваннарны тотарга ярамый. Авыру малларның итен куллану да тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа