Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында “КамАЗ” машинасын урлаганнар

22 сентябрь көнне Әлмәт полиция бүлегенең дежур бүлегенә 49 яшьлек ир-ат "КамАЗ" машинасын урлаулары турында хәбәр итә.

Машинаны ул предприятиенең административ бинасы каршында калдыруын әйтә. Бу көнне "КамАЗ" югалуын ир-ат төнге беренчеләрдә күреп ала һәм шунда ук полициягә шалтырата. Берничә сәгать эчендә хокук сакчылары ике кешене тоткарлый. Алар 36 һәм 23 яшьлек Бөгелмә кешеләре булып чыга. Соңгысы 2008 елда урлашкан өчен, өлкәнрәге 7 тапкыр: заложникка алу, урлашу, тискәре юлга балигъ булмаганны җәлеп итү, караклыкта гаепләнеп хөкем ителгән була. Шундый ук җинаять Ютазы районында да теркәлгән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса