Әлмәт районында фаҗигале үлем
Кичә 7 апрельдә кичке тугызынчы унбиш минутларда Кичүчат- Чупай юлының 4 нче чакрымында «ВАЗ-2112» автомобиле хуҗасы - 1985 елгы ир-ат Кичүчаттан Чупайга таба барганда 1987 елгы җәяүлене бәрдерә.
Җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып юл кырыеннан транспорт чаралары хәрәкәт итү юнәлешендә бара торган була. Ә шофер исерек булуы өстенә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлек режимын сакламый, күз күремен игътибарга алмый.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә вакыйга булган урында җәяүленең гомере өзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа