Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында бер хатын 6 баланы асрамага алган

Новоникольск авылында яшәүче Архиреевлар үзләренең ике балаларыннан тыш асрамага тагын алты бала алган. Бүген гаилә барысын да шаккатырып, сокландырып, менә дигән итеп яшәп ята.

Светлана Кирилловна һәм Александр Александрович бу адымга сигез ел элек бара. Бер-берен бик соңлап тапкан пар яшьлекләрендә бер ул һәм бер кызлы була. Ләкин күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән Светлана ханым һәрвакыт бала-чага чыр-чуын зарыгып яши. Илебездә балалар йортлары ябыла башлагач, ул ныклы карарга килә һәм яңадан бер уллы һәм бер кызлы була. Сабыйлар гаиләдәге өлкән апа-абыйлары белән дә, "яңа" әти-әниләре белән дә уртак тел таба. Моны күргән белгечләр Архиреевларга тагын берничә баланы тәкъдим итә, аннары тагын-тагын... Нәтиҗәдә бүген гаиләдә барлыгы 8 бала тәрбияләнә.
- Алар бер-берләрен тәрбияли инде, безнең бурыч өс-башларын һәм тамакларын кайгырту. Бер генә дә читсенеп тормыйлар, бергәләп эшлибез дә, гөрләтеп яшибез дә, - дип сөйли Светлана Кирилловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса