Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында 5 яшьлек бала һәм 35 яшьлек ир-ат суга батып үлгән

Узган ялларда Әлмәт районында ике бәхетсезлек очрагы була: 6 июльдә Новотроицк авылында 5 яшьлек бала, 7 июльдә Бута авылында 35 яшьлек ир-ат суга батып үлә.

Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шимбә, 6 июльдә 5 яшьлек кызчык үзенең 15 яшьлек абыйсы һәм башка балалар белән инештә су коена. Бер мәлдә балалар әлеге кызның күз уңыннан югалуын күреп, аны эзләргә керешәләр. Бераздан кызның үле гәүдәсе су өстенә калкып чыга.

7 июльдә исә Бута авылы күлендә бер кешенең батуы турында хәбәр адына. Әлмәт районы буенча МЧС идарәсе мәгълүматларына караганда, әлеге ир-ат дуслары белән ял итәргә табигать кочагына чыга. Аның суга чумганнан соң өскә калкып чыкмаганын күреп алган дуслары бу турыда коткаручыларга хәбәр итәләр. Өч сәгатьтән соң суга батучының гәүдәсе табыла.

Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250