Әлмәт районында 16 яшьлек кызны көчләгәннәр
Әлмәт районында 20 яшьлек ике исерек егет 16 яшьлек кызны көчләгәннәр.
Бу хәл Рус Акташы авылы янында 8 майда була. Кыз 13 майда полициягә мөрәҗәгать итә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре егетләрнең берсен тоткарлаган, икенчесен эзләү бара. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа