Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районы Ямаши авылында бүген Кач ману йоласы

Православие динен тотучылар кач ману - суны изгеләндерү йоласын бәйрәм итә.

Чиркәү хезмәтеннән соң тантаналы йөреш башлана. Аннары кешеләр Иоарданьга юл тота. Бәкене тәре рәвешендә тишәләр. Беренче чумдырулар Йордан елгасында булган хөрмәткә бәкеләр Йордан дип атала. Тирәнлеге метр ярымнан артмаса да, аның тирәсендә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә дежур тора.

Бу көннең һәм изгеләндерелгән суның кодрәтенә ышанган кешеләр, нинди генә суыклар булуга карамастан, елгада коена. Анда коенучылар күп чирләреннән савыга, диләр. Чиркәүләрдә бу көнне су изгеләндерелә. Әлеге су ел буена бозылмый, көчен югалтмый. Күп чирләрдән дәвалану, өйне изгеләндерү, сабыйларны коендыру өчен, изге суны җыеп калырга тырышалар. Православие динен тотучылар аның тамчысы да кодрәтле дип саныйлар. Кач ману йоласында күпләр катнашырга тырыша.

Быел 19 гыйнварда крещение су коенулары Ямаши авылындагы чишмәдә генә үткәреләчәк.

http://almetyevsk.tatar.ru/rus/index.htm/news/260195.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса