Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районы Миңлебай станциясендә йорт хайваннарына һөҗүм дәвам итә

Миңлебай станциясендә билгесез җәнлекнең фермер хуҗалыкларының берсендә 120 ләп йорт кошына зыян салуы турында инде хәбәр иткән идек.

Авылда сәер вакыйгалар моның белән генә тәмамланмый бераздан биредә тагын 60 үрдәк һәм өч сарык буып үтерелә.

Хәзер исә авыл халкы йорт хайваннарының югалуы турында чаң кага. Шушы көннәрдә бер хуҗалыкның ике кәҗәсе югала, ә өченчесе исә урманда җәрәхәтләнгән килеш табыла. Станция халкы йорт хайваннары үзләрен бик сәер, куркынган хәлдә тота, дип раслый. Төнге унберләр тирәсендә этләр көннең бу вакытына хас булмаганча өрә башлыйлар. Җирле аучыларның әлегә зыян салучы билгесез хайванны тота алганнары юк. Авылда моны чупакабрага сылтыйлар. Тик менә әлеге билгесез җәнлекне күргән кеше юк.

Алсу Хәйбриева

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса