Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт программисты шәһәрдәге фатирын авылдагы саламнан төзелгән йортка алыштырган

47 яшьлек Павел Зелянов сүзләренчә, саламнан төзелгән йорт шәһәр фатирыннан ким түгел, ә киресенчә яшәү өчен уңайлы һәм экологик яктан куркынычсыз.

Табигый материаллар сәламәтлеккә зыян да китерми, җылыны да саклый, ди ул.

Саламнан йортны Зелянов үз куллары белән төзи. Әлмәттән авылга ул 3 ел элек кайткан. Ир югары хезмәт хакы булган эшен ташлаган һәм гаиләсен дә авылга күчергән. Павел әйтүенчә, алар начар экологияле Әлмәттә башкача яши алмаганнар.

Зелянов агач борыслардан каркасны ясаган инде. Аны бетон блоклар белән түгел, ә берсе 10 килограмм торган салам бәйләмнәре белән уратып ала. Саламны балчык белән сыларга ниятли. Йортны кояш батареялары һәм җылылык генераторы белән җылытырга исәпли.

Йортны төзеп бетергәч, программист экофирма булдырырга, шул рәвешле гаиләсен тәэмин итәргә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса