Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт полициясенең тикшерү бүлегендә 37 яшьлек Бөгелмә кешесенә карата җинаять эшен тикшерү төгәлләнде

Ул берничә ай дәвамында күп тапкырлар хатын-кыз сумкалары урлауда гаепләнә.

Тикшерү органнары мәгълүматларына караганда, әлеге адәм видеокүзәтү җайланмалары булмаган һәм тикшереп үткәрү системасы тиешенчә эшләми торган төрле оешмаларга үтеп кереп, хатын-кыз сумкалары урларга остарып киткән. Куркынычсызлык максатында үзенә таксист яллаган һәм нәкъ менә күпчелек хатын-кыз эшли торган учреждениеләрне сайлый торган булган. Шифаханәләрдә сәгатьләр буе чиратта торган булып кыланып, хатын-кызлар консультациясендә үзен кайгыртучан ир ролендә күрсәтергә тырышып, эш эзләүче битлеге астында учреждениеләр коридоры буйлап йөреп, эш бүлмәләре ишекләрен ачып карап, кеше күрмәгәндә сумка урларга гадәтләнгән. Акчасын һәм кыйммәтле әйберләрен алганнан соң, сумкалардан котыла барган. Гадәттә һәрбер акча янчыгында йөртелә торган банк карталарыннан акча алу да каракка берни тормаган - күбесенең пин-коды документы белән бергә сакланган. Ә хатын-кызлар сумкалары югалуны еш кына эш көне азагында гына абайлап ала торган булганнар. Шулай итеп, эчке эшләр органнарына Азнакай, Баулы, Лениногорск һәм Әлмәт җирлегендә сумкалары югалу турында барлыгы 32 гариза кергән.


Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре оператив-тикшерү чаралары барышында шундый ук җинаятьләр өчен инде сигез тапкыр хөкем ителгәне булган Бөгелмә кешесенең эзенә төшкәннәр. Җинаять эше буенча алдан тикшерү эшләре биш айга сузылган, дәлилләр базасы күләме 10 том тәшкил иткән. Барлыгы 10 экспертиза үткәрергә, 150 дән артык кешедән сорау алырга туры килгән.


Хәзерге вакытта хатын-кыз сумкаларына кызыгучы бу адәмгә карата шактый зур күләмле гаепләү заключениесен төзү бара. Ул раслау һәм алга таба хөкем органнарына тапшыру өчен прокуратурага җибәреләчәк.


Резедә МӨХӘММӘТДИНОВА

Әлмәт эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250