Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт полициясе кеше талаучыларны тотты

Әлмәт эчке эшләр бүлегенең дежур частена Әлмәттә яшәүче пенсионерка мөрәҗәгать итә.

68 яшьлек әлеге ханымны урамда талыйлар - Тукай-Пугачев урамнары чатында аның кулыннан сумкасын тартып алалар. Анда документлар белән акча була. Оператив тикшерү төркеме күрсәтелгән адрес буенча шунда ук юлга кузгала. Бер йорт подъездында әбинең сумкасын табып алалар. Тик ул буш була. Тикшерә торгач кеше талаучыларның эзенә дә төшәләр. Болар 14 һәм 15 яшьлек ике үсмер булып чыга. Алар урланган акчаны тотарга өлгергән булалар инде. Җинаять эше кузгатылган. Үсмерләрнең берсе балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциядә исәптә торучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса