Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт полиция вәкиле “Нечкәбил” бәйгесендә катнаша

Эльвира Гафурова хокук сакчысы булып 15 ел хезмәт куя.

Җырларга бик оста. Әлмәт хатын-кызлар берлеге аны юкка гына бәйгедә катнашучы итеп тәкъдим итмәгән. Эльвира июль аенда сайлап алу турын уңышлы узган, 17 сентябрьдә Казанда ярымфиналда чыгыш ясаган.

Аның гаиләсен зур ышаныч белән полиция династиясе дип атап була. Абыйсы, тормыш иптәше, икетуганнары да хокук сагында тора. Эльвира өчен шулай да гаилә беренче урында. Хатын-кыз бит гаилә учагын саклап торучы гүзәл хат, дип саный ул.

"Нечкәбил"нең финалына барлыгы 12 хатын-кыз узган. Алар арасында Эльвира да бар. Безнең шәһәребезнең данын яклаячак бердәнбер әлмәтле өчен "Нечкәбил"нең рәсми сайтында тавыш бирү сорала. Финалда катнашучыларның язмышын интернет-тавыш бирү хәл итәчәк. Нәтиҗәләр Казанда 26 ноябрьдә игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса