Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт полицейскийлары 24 мең сум акча урлаучыны тоткарлады

8 августта Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенә 30 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә.

Аның 24 мең сум акчасын урлаганнар. Зыян күрүче декрет ялында утырганлыктан, бу акча аның өчен бик мөһим булуын әйтә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла. Оператив-тикшерү чаралары барышында җинаятькә аның 31 яшьлек күршесенең катнашы барлыгы ачыклана. Ханым тоткарлана. Гаебен таный. Хәзерге вакытта ул өйдән еракка чыгып китәргә ярамавы турында кисәтелгән. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса