Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт почта хезмәткәре РФ бүләгенә лаек булды

12 февральдә Казаның информацион технологияләр паркында республиканың информатизация һәм элемтә өлкәсендә эшләүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарада катнашучылар арасында әлмәтле Лилия Купаева да бар.

Татарстанның премьер-министры урынбасары - информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов милли инфокоммуникацион комплексны үстерүгә зур өлеш керткән һәм аерата уңышларга ирешкән коллегаларына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы ведомство бүләкләрен тапшырды.

- Бүген тапшырылган бүләкләр аерым кешеләрнең уңышлары гына түгел, бу алар эшләгән коллективның күмәк көч белән ирешелгән хезмәт җимешләре,- диде министр үзенең котлавында.

Роман Шәйхетдинов кулыннан Россия Федерациясе Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Лилия Купаева Бишмунча авылы почта бүлеген 24 ел җитәкли. Бала вакытыннан ук почтальон булырга хыялланган Лилия ханым теләгенә урта мәктәпне бетереп, 18 яше тулганны көтеп җирле авыл хуҗалыгы предприятиесендә ел ярым хезмәт куйганнан соң ирешә. Ул арада ул Казан элемтә техникумында читтән торып белем ала.

- Безнең өлкәдә бары тик үз эшен яраткан фидакарьләр генә эшли ала, - ди ул Бишмунча авылы почта бүлегендә эшләгән тагы ике хезмәттәшен мактый-мактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса