Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт пенсия фонды идарәсе 2013 елгы эшенә йомгак ясады

6 февралдә Яшьләр үзәгендә пенсия фонды идарәсенең 2013 елгы эшенә йомгак ясалды.

Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов, РФ пенсия фондының ТР буенча бүлегенең иминият кертемнәрен администрацияләүне оештыру бүлеге башлыгы Ирина Тлитова, Пенсия фондының Әлмәт бүлеге башлыгы Фая Якупова һ.б. катнашты.

Ф.Якупова докладында әйтелгәнчә, аннан алдагылары кебек 2013 ел да алга куелган бурычлар, башкарылган эшләр ягыннан бик бай булган. Пенсия фондының Әлмәт идарәсе гражданнарны пенсия һәм социаль тәэмин итү буенча куелган бурычларны вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәгән.

Айдар Каюмов Пенсия фонды идарәсе коллективына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ирина Тлитова идарә эшенә югары бәя бирде, финанс тотрыклылыгын тәэмин итү, мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятенә кертемнәр күләме буенча план күрсәткечләрен үтәүнең идарә эшендә мөһим юнәлешләрнең берсе икәнлеген әйтте.

Чара ахырында 2013 елгы эш йомгаклары буенча бүләкләр тапшырылды.

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250