Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт пенсионеры 3,6 елын аеруча каты режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк

Өйдәшенең сәламәтлегенә аеруча авыр булган зыян салган 61 яшьлек әлмәтле соңгы 3,6 елын аеруча каты режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Узган елның 24 ноябрендә, хәмер эчеп алган Б. белән өйдәш хатын-кызы арасында гауга чыга. Әлеге әйткәләшү хатын-кызының эченә пычак кадау белән төгәлләнә. Бу гамәл нәтиҗәсендә ханымның сәламәтлегенә шактый зур зыян салына.

Суд карары чыгарылганда Б.ның гаебен тануы, бу турыда хокук сакчыларына үзе хәбәр итүе, шактый өлкән яшьтә булуы да исәпкә алына. Элек тә кеше үтергән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган әлеге ир-атка карата суд 3 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250