Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт паркында җәнлекләр кышка әзерләнә

Әлмәт зоопаркында дүрт аяклы дусларыбыз һәм аларны караучылар кышкы режимга әзерләнә.

Кинг кушаматлы америка пониен Кичүчат авылындагы ат спорты мәктәбенә озатканнар.

Ул анда алты ай дәвамында булачак. Попугайлар «Нефтьче» Мәдәният сараендагы кышкы бакчага ияләнә инде. Капиталь ремонттан соң бакча зур үзгәреш кичергән һәм «канатлы гастролерлар» биредәге яңа интерьерга өйрәнү белән мәшгуль.

Әлмәт зоопаркы ветеринары җылытылган йортларның җәнлекләрне кабул итүгә әзер булуын әйтте. Көз башланыр алдыннан битараф булмаган нефтьчеләр тилгән китергән булганнар. Буровойда ток суккан мескен кош өч атнадан соң гына үз хәленә кайта алган. Аны ике бөркет һәм бер карчыга белән бергә ябык пыяла вольерга урнаштырачаклар.

Шунысы да бар, шәһәр зоопаркы тиздән кышкы эш режимына күчәчәк. Карарга килүчеләр өчен ул 16 сәгатькә кадәр генә ачык булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса