Реклама
Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге Әлмәт шәһәр паркында чаралар үткәрелеп кенә тора. 21 февраль, шимбә көнне анда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан төрле чаралар планлаштырылган.
Бу көнне сәгать унда урта-махсус һәм югары уку йортлары студентлары, шәһәр предприятиеләрендә эшләүче яшьләр арасында «Ратник» хәрби-спорт уены үткәреләчәк. Ә көндезге сәгать икедә 9 нчы ТОС балалар өчен концертлы-уенлы тамаша тәкъдим итәчәк.
22, 23 февраль көнне көндезге сәгать икедән «Масленица» театральләштерелгән халык бәйрәменә килүчеләрне коймак белән сыйлаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа