Әлмәт таңнары

Әлмәт мәктәпләрендә тантаналы линейкалар 2 сентябрьдә уза

Республикада беренче сыйныфка 36 148 бала керә

Татарстан мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар 2 сентябрьдә уза.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр иткәнчә, быел республикада 36 148 бала беренче сыйныфка (Казанда - 11 101) керә. Чагыштыру өчен: 2012 елда беренче сыйныфка 36 311 бала кергән, аларның 10 908 е Казанда.
Быел Татарстанда 165 мәктәп ремонтланган, шул исәптән 5 коррекцияле уку йорты.
Белем көнендә Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Тәтеш, Саба муниципаль районнарында һәм Казанда 9 яңа мәктәп, 4 балалар бакчасы ачыла, аның өчесе авыл җирлегендә. Республика мәктәпләренә 989 яшь укытучы эшкә килә, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фотолар Интернеттан алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим